Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Локмановны 100 яшь тулу белән котладылар
Ветеранга Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Локмановны 100 яшьлек туган көне һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәйзуллин изге теләкләр белән котлау хатын укыды һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Очрашу Касыйм аганың өендә узды. Юбиляр иртәдән үк туганнары һәм якыннары янәшәсендә булып, котлаулар кабул итә. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран зирәк акыллы һәм яхшы хәтерле.
Касыйм Хәлим улы Локманов 1919 елның 30 декабрендә Горький өлкәсендә Яңа Мүчәләй авылында туа. 1939 елда Ерак Көнчыгышка 63нче чик буе отрядына хезмәткә алына.
1942 елның декабрендә хезмәт итү срогы тәмамланганнан соң фронтка китә. Орел-Курск дугасында сугыша, разведкада хезмәт итә.
Сугыштан соң Мәскәүгә китә, хатыны белән менә 75 ел гомер кичерә. Ике баласы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз