Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгород өлкәсендә «Туган як» газетасы чыга башлаганга утыз ел тулды
«Изге гамәлләрегез белән сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз», — диелә Милли шура рәисе котлавында.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә чыга торган татар телендәге «Туган як» газетасы 30 еллык юбилее бәйрәм итә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев газетаны юбилее белән котлады. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән газетагызның 30 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Түбән Новгород өлкәсендә яшәгән милләттәшләребез өчен әлеге басма рухи азык, яшәешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора», — дип мөрәҗәгать итә Шәйхразиев.
Аның сүзләренчә, 30 ел күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. «Туган як» газетасы алга таба да үз дәрәҗәсен югалтмыйча, заман белән бергә атлаучы мәгълүмат чарасы булып, тагын да югарырак үрләргә ирешсен.
«Түбән Новгород өлкәсендә халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга, Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз», — ди Милли шура рәисе.
Ул «Туган як» газетасы коллективына саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итүү тели. Киләчәктә дә эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләребез сакланыр дип ышануы әйтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз