news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Илаһилар» ансамбле: Безне милләтебезне, динебезне үстерергә дигән иман берләштерә

Уфадагы «Ихлас» мәчете оештырган концертны «Татар-информ» онлайн күрсәтте.

 «Илаһилар» ансамбле: Безне милләтебезне, динебезне үстерергә дигән иман берләштерә
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бүген Кариев театрында Уфадагы «Ихлас» мәчете оештырган «Илаһилар» ансамбленең концерты тәкъдим ителде. Концертны «Татар-информ» онлайн трансляцияләде.

«Безне иман берләштерә — милләтебезне, динебезне алга чыгарырга дигән өмет. Милләт аңы уяна башлагандыр, безнең гореф-гадәтләр, телебез югалып барганны кеше аңлады, „татармын“ дип горурланып йөрү шуннан башланды», — ди ансамбльнең җырчысы Фирнат Өметбаев.

«Илаһилар» ансамбле 1998 елдан бирле эшли. Анда төп эш урыны төрле урыннарда булган егермегә якын кеше бар. Алар башлыча мөнәҗәтләр җырлый. Казандагы концертка 12 кеше килгән иде, алар концертның беренче өлешендә татар, башкорт, гарәп телләрендә мөнәҗәтләр башкарды, икенче өлеше фольклорга багышланган. Ансамбль Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча килде.

«Бүген вөҗдан иреге бар, шулай булса да, кеше диннән ерак. Мондый төркемнәр пәйгамбәребезгә рәхмәтен әйтә, Аллаһны телгә ала. Шулай ул башка кешеләргә дә барып ирешә. Халык эчтән булса да кабатлый. Бу зур дәгъват, саваплы эш дип уйлыйм», — дип Фирнат Өметбаев.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе — Афәрим Акчурин. Ул «Нур» татар дәүләт театрында хормейстер булып эшли.

«Миңа бу Аллаһ Тәгаләдән йөкләтелгән бурыч дип кабул итәм. Беләм — миннән башка бу мөнәҗәтләрне беркем эшләми. Уфада юк ул. Бу савап гамәл. Безгә аның өчен акча түләмиләр, эштән соң җыелабыз. Рәхмәт, хөкүмәт хезмәтемне күреп, Татарстанның сәнгать эшлеклесе дигән исем тапшырды», — диде Афәрим Акчурин.

«Тормыш ул гыйбадәттән генә тормый. Гыйбадәт, гамәл, сәясәт, тарих, сәнгать бергә булса гына ислам тормыш дине була. „Кыл бишне, бетер эшне“ дип кенә яшәп булмый. Иман гамәл белән барырга тиеш. Без пәйгамбәребезнең тарихын өйрәнәбез, аңа салават-мәдхия әйтәбез. Сәнгате булмаган милләт — көчсез милләт.», диде «Ихлас» мәчете мәхәлләсенең шура рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов.

«Чын татарның яртысы Башкортстанда инде ул, аларның йөреп торуы бик табигый. Моңарчы сирәгрәк иде, соңгы арада ешайды. Мин моны бик хуплыйм. Монда Уфадан килеп зур чаралар уздыру бик әһәмиятле, чөнки ул безнең милли берлекне исбатлый торган әйбер», — ди тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Ул мондый концертлар ешрак булсын иде дигән теләген җиткерде.

«Башкортстан татарлары, Казан татарлары белән берлектә, милләтнең ядрәсен тәшкил иткән. Бүген дә өметле урын икәү генә — Татарстан һәм Башкортстан. Башка җирдәгеләре ассимиляциягә бирешеп бетте. Мордовия, Пенза ягыннан Такташлар бүтән чыкмаячак. Шуңа күрә контактларны тагын да көчәйтергә кирәк», — ди Дамир Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100