news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Польша татарларының еллык басмасы нәшер ителгән

Журналда Польша татарлары тарихы белән бәйле мәкаләләр урын алган.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Белостокта Польша татарларына багышланган еллык басма – “Rocznik Tatarow Polskich” җыентыгы дөнья күрде.

Җыентыкның редакторы Муса Чахоровски хәбәр итүенчә, журнал 1932 елда чыга башлый. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр аның өч саны чыгып кала. 1993 елда “Польша татарларының еллык басмасы” үз эшчәнлеген янәдән башлап җибәрә. Хәзер ул дәүләт тарафыннан финанслана.

“Журналның әлеге саны Польшада яшәүче татарларның тарихына һәм бүгенге тормышына багышлана, – ди Муса Чахоровски. – Җыентык Торун университеты профессоры Светлана Червоннаның Кырымдагы мәчетләргә багышланган мәкаләсе белән ачыла. Әлеге язма авторның киләсе елда аерым китап булып чыгачак фәнни хезмәтенең беренче бүлекләреннән гыйбарәт”.

Моннан тыш жураналда Бакчасарай фонтаннары, татар талисманнары, Польша татарларының публицистикасына багышланган мәкаләләр дә урын алган. Бер фәнни хезмәт рус телендә язылган. Ул Темур Куршутовның XX гасыр башындагы күренекле кырымтатар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Җафар Сейдамет биографиясенә багышланган эзләнүләре.

Журналда Адас Якубаускасның “Mój Tatarstanie” – “Минем Татарстан” шигыре дә китерелә.

“Польша татарларының еллык басмасы”да Муса Чахоровски үзенең “Коръәннең поляк теленә тәрҗемәләре” дигән хезмәтен дә тәкъдим итә. Автор Коръәннең беренче дүрт сүрәсенең поляк теленә тәрҗемәсен дә китерә.

63 яшьлек редакторның эшчәнлеге әлеге журнал белән генә чикләнми. Муса Чахоровски Польшада дүрт айга бер чыга торган “Татар күзәтүе”, “Литовск татарлары” басмаларының редакторы һәм унике шигырь җыентыгы авторы да булып тора.

“Мин элек хәрби журналист булып эшләдем. Инде 20 ел дәвамында Польша татар җәмгыяте тормышын яктырткан басмалар чыгару белән шөгельләнәм , - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Муса Чахоровски. – Татарстанда да, Россиядә дә булганым юк. Татар телен дә белмим, гомумән, Польша татарлары татар телендә сөйләшми. Шулай да безнең “Ак каурый” балалар һәм яшьләр ансамбленең репертуарында татар, башкорт һәм кырым татар телендәге җырлар бар”, – ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100