Казанның Яңа татар бистәсендә оешкан җинаятьчел төркем музее барлыкка килергә мөмкин

“Кеше “Казан феномены” турында күбрәк белергә тели”, - ди Рәдиф Кашапов.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның Яңа татар бистәсендә оешкан җинаятьчел төркем музее һәм тагын берничә объект пәйда булырга мөмкин. Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Бистә сәгате” чарасы кысаларында бистәне үстерү буенча тәкъдимнәр кертелде. Алар турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов сөйләде.

Яңа татар бистәсен төзекләндерү, торгызу проектының инициаторлары Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Гамәли урбанистика үзәге булуын искәртик. Яңа татар бистәсе территориясе шәһәрнең автовокзал, мех фабрикасы урнашкан урыннарын, М. Гафури, Зайцев һәм шул тирәдәге башка урамнарны колачлый. "Бистә 2.0" проекты тарафдарлары Казанның бу өлешендә зур үзгәрешләр кертмәкче.

Рәдиф Кашапов фикеренчә, оешкан җинаятьчелек тарихы кешене кызыксындыра. Аның әйтүенчә, бу хакта язылган китаплар да гадәттә бик тиз сатылып бетә. “Кеше “Казан феномены” турында күбрәк белергә тели. Әлбәттә, ул тискәре тәҗрибә кебек, ләкин ул бөтен кешегә якын. Эчке эшләр министрлыгының архивлары, тикшерүчеләр язган китаплар бар. Язмышлары, яшәү рәвеше бөтенләй үзгәргән кешеләр бар”, - дип ул кайчандыр оешкан төркем лидерлары булган кешеләрнең бүген бөтенләй башка тормыш алып баруын әйтте.

“Кызыксыну булгач, күрсәтергә кирәк. Без бит моны хупламыйбыз, тарихта шундый күренеш, Казанда куркып яшәгән чор булганын гына әйтергә телибез. Хәзер Казан үзгәргәнен һәм моңа кире әйләнеп кайтмаска тиешлекне күрсәтергә тиешбез. Бу кеше канында акча эшләү түгел, тарихны ничек тә булса да белергә кирәк”, - дип белдерде Рәдиф Кашапов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

Ул бу музей балаларга тәрбия бирү юнәлешендә дә уңай йогынты ясаячак дип саный. “Балаларга “син дөрес кешеләр белән аралашмасаң, ялгыш юлга кереп китсәң, шундый хәлгә кала аласың” дип аңлатырга була”, - ди Рәдиф Кашапов.