Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югра төбәгендә татар халык гореф-гадәтләре буенча каз өмәсе үткәрделәр
Өмә Мәгәбә белән Рәшит Галиевлар гаиләсендә узды.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Югра төбәгендә халкыбыз йолаларына буйсынып «Каз — үрдәк» өмәләре булды. Чит төбәктә мал — туар асрау сирәк күренеш, әмма милләттәшләребез арасында каз — үрдәк асрау, халкыбызның барлык йолаларына туры китереп зурлап өмә үткәрү, Югра төбәгендә күркәм гадәткә әйләнеп бара.
Мәгәбә ханым белән Рәшит ага Галиевлар гаиләсе өмәгә дәште. Әйтелгән вакытка милли кием кигән кызлар өмәгә иртүк килеп җитте. Хуҗабикәнең самавыры кайнаган, чәй өстәле әзерләнгән. Исәнлек — саулык сорашып, чәйләп алганнан соң, кызлар-егетләр эшкә кереште. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Озакта үтми, казлар — үрдәк йолкынып, эчләре алынып, аяк — башлары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Май канатлары һәм мамык мендәр ясала.
Өмәдә иң күңелле вакыт чистартылган казларны — үрдәкләрне көянтә башларына элеп, кызлар су буена юарга баруын түземсезлек белән көтте. Алар алдан каурый канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата бардылар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен, дигән, теләк белән эшләнде.
Су буеннан кайтуга хуҗабикәнең каз тәбикмәге дә әзер иде. Ә кичке караңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан ханымнар ашка чакырыла. Йола буенча табынга шулпалы токмачлы аш, зур табада итле бәлеш бирелә.
Халыкта кунак җыю, кунак сыйлау—татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Советский шәһәре «Ак калфак»лылары барлык шартларны да искә алып, халкыбыз йолаларын искә төшерү, аларны саклау, үстерү өстендә зур хезмәт башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз