news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРга багышланган күчмә күргәзмә сәфәре дәвам итә

Экспозиция 1920 елда ТАССР төзелүнең республикабыз тарихындагы хәлиткеч роле турында бәян итә, дәүләтчелек тарихының мөһим чорларын, сәяси, икътисади алгарыш, Татарстанның мәдәни тормышын чагылдыра.

ТАССРга багышланган күчмә күргәзмә сәфәре дәвам итә
http://tatar-congress.org/

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). ТР Милли музееның «Татарстан АССР — Татарстан Республикасы: вакыт вакыйгалар, кешеләр» исемле күчмә күргәзмәсе Зәй муниципаль районында тукталды. Бу хакта Милли музейның матбугат хезмәтенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Экспозиция 1920 елда ТАССР төзелүнең республикабыз тарихындагы хәлиткеч роле турында бәян итә, дәүләтчелек тарихының мөһим чорларын, сәяси, икътисади алгарыш, Татарстанның мәдәни тормышын чагылдыра.

Стендларда республиканың беренче бишьеллыклардагы уңышларын, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан Сугышы чорында татарстанлыларның фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары, 1950-1990 еллардагы мөһим тарихи вакыйгаларны чагылдырган фотолар, документ, плакатлар урын алган.

Шулай ук Татарстанның сәясәттә, икътисадта, спорт, мәдәнияттә ирешкән уңышлары белән горурланырлык сурәтләр дә күргәзмәгә куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100