Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән шәһәренең сәүдә үзәгендә “Чәкчәк-2019” бәйге-күргәзмә узды
Чәкчәк әзерләүнең заманча ысулы элеккедән бик нык аерыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). 26 октябрьдә Төмән шәһәренең “Па-На-Ма” сәүдә үзәгендә “Чәкчәк-2019” бәйге-күргәзмәсе үтте. Ул шәһәр татар мәдәният үзәге җитәкчелегендә һәм “Tupperware” оешмасының матди ярдәме белән уздырылды. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итә.
Бәйгене Төмән тамашачысына оста җырчы буларак билгеле булган яшь, талантлы егет - Эмиль Йосыпов алып барды. Бәйгедә камыр ризыкларын оста пешерүче биш милләттәшебез - Дамир Айзәтуллов, Руслан Хәсәнов, Аяна Балдина, Илсөяр Галеева, Кәсирә Юмашева үзләренең чәкчәкләрен тәкъдим иттеләр, чәк-чәк пешерү серләре белән дә бүлештеләр. Әлбәттә, хәзерге көндә экспериментлау өчен кирәкле азык-төлек, бизәкләр дә бик күп. Мәсәлән, чәкчәк әзерләүнең заманча ысулы элеккедән бик нык аерыла.
Элек камырны сыек итеп әзерләп, аны кашык белән чанда кайнап торган майга койганнар. Хәзер инде төрле формалардагы камырны бал, куертылган сөт белән бутап, төрле чикләвек, җиләк-җимешләр белән бизиләр. Әлеге күргәзмә-бәйгедә замана үзгәрешләренең нәтиҗәсен, аш-су осталарының фантазиясен, иҗади сәләтләрен күрергә мөмкинлек булды.
Җиңүчеләрне тамашачылар билгеләде. Беренче урынны “Хәят” рестораны продукциясен тәкъдим иткән Аяна Балдина алды. Чара барышында татар мәдәният үзәге артистлары матур җырлар, биюләр башкарып, тамашачыларның кәефләрен күтәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз