«Бельгия татарлары» Сабан туен бәйрәм итте

Сабантуй батырының символик титулы һәм төп бүләге Александр Ренкинга тапшырылды.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Үткән ял көннәрендә «Бельгия татарлары» Сабан туен бәйрәм итте. Күптән түгел генә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Европа халкына бәйрәмнәргә җыелырга рөхсәт бирде, шуңа күрә гадәттәге җәйге Сабантуй сентябрьдә узды, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

Ватандашлары һәм җирле халык өчен Сабантуй оештыру Бельгиядәге татар җәмгыяте үз милләтенең рухи байлыгын, матур мәдәни традицияләрен саклый һәм тапшыра белүен, бердәм һәм оешкан булуын күрсәтте. Күпләр өчен әлеге бәйрәм яшьлеккә, үз мәдәниятеңә кайту буларак кабул ителде. Ә балаларга исә гореф-гадәтләр, традицияләр белән танышу, үзләрен бәйрәм батыры итеп хис итү буларак истә калачак.

Бәйрәмдә балалар һәм олылар өчен ярышлар да узды.

 Концерт программасында халык һәм классик җырлары яңгырады. Мәктәп укучысы Амалия күпләр яраткан «Күбәләгем», «Ай, былбылым», «Туган як» җырларын башкарды. Үзенең назлы сопрано тавышы белән немец вокалыннан Voi, che sapete ны һәм Моцартның «Свадьба Фигаро» опера ариясен халыкка тәкъдим итте.

Амалия — «Радиовидение 2021» Россия балалар радиосы вокаль конкурсының финалисты, Германиядә уздырылучы Jugend musiziert исемендәге балалар музыкаль конкурсының «Классик вокал» номинациясе җиңүче, төрле Европа музыкаль конкурслары лауреаты.

Хореография осталыгын Бельгия укучысы Амели Шмитц тәкъдим итте. Әйтеп үтәргә кирәк, Европа халкы бу көнне беренче мәртәбә Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан Сөембикә партиясен күрде. Әлеге фрагментны Амели үзенең тарихи ватаны — Казанда өйрәнеп кайткан. Казанның «Сәйдәш» театр-студия солисты Евгений Никитин халык биюләре буенча осталык дәресе үткәрде.

Сабантуй батырының символик титулы һәм төп бүләге Александр Ренкинга тапшырылды.