news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан җыр-бию ансамбле һәм Идел буе рус халык хоры Самарада уртак концерт куя

«Идел буе коллективлары бер концерт программасында берләште», дип яза Самара татарлары.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Петр Милославов исемендәге Идел буе рус халык хоры Самараның опера һәм балет театрында уртак концерт күрсәтә. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

«Самара тамашачысына халык җырларының һәм биюләренең матурлыгын һәм бөеклеген күрсәтү өчен, ике Идел буе коллективы бер концерт программасында берләште», диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot