Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә медицина фәннәре докторы Динә Табиеваны Өлкәннәр көне белән котладылар
Фикрәт Табиевның тол хатыны, медицина фәннәре докторы, хезмәт ветераны Динә Табиевага 91 яшь тула.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин медицина фәннәре докторы, хезмәт ветераны Динә Мөхәммәд кызы Табиеваны өлкәннәр көне белән котлады. Шушы көннәрдә ул шулай ук үзенең 91 яшь тулу көнен билгеләп үтә. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.
Эмиль Фәйзуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән котлау сүзләрен әйтте һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Динә Табиева — Татарстан Республикасы тарихында үз эзен калдырган Фикрәт Табиевның тол хатыны. Ул 32 яшендә КПССның Татарстан өлкә комитеты Беренче секретаре була. Егерме елга якын шушы вазифада торып, Фикрәт Табиев төбәкнең бөтен социаль-икътисади куәтен булдыра, аны көчле сәнәгать-индустриаль төбәккә әйләндерә, авыл хуҗалыгының интенсив үсеше белән шөгыльләнә.
Узган ел Динә Табиева үзенең юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле дата уңаеннан һәм «сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык фәнни эшчәнлек өчен» Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Равил Әхмәтшин аңа «Дуслык» орденын тапшырды. Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Илебездә рефлексотерапия мәктәбенең барлыкка килүе һәм үсеше талантлы һәм максатчан Динә Табиева исеме белән бәйле, диелә хәбәрдә.
«Татарстан җитәкчелегенә мине, гаиләбезне онытмаганнары өчен зур рәхмәт. Соңгы елларда Фикрәт Әхмәтҗан улы: „Минем дусларым, Татарстаным бар. Бу минем байлыгым“, — дип әйткән иде», — диде Динә Табиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз