news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстан мәчетләре каршында татар теле курслары ачыла

Татар теле дәресләре атнага ике тапкыр узачак.

Иртәгә Татарстан мәчетләре каршында татар теле курслары ачыла
http://dumrt.ru/

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә — 1 октябрьдән Татарстан мәчетләре каршындагы курслар кысаларында янәдән татар теле укытыла башлый: яңа уку сезонында дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Курслар ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла.

Тел өйрәнү дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслекләр буенча үткәреләчәк. Дәресләр үткәргәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен барлык санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алыначак: укучыларның медицина битлекләреннән килүләре һәм мәчеткә кергәндә антисептиклардан файдаланулары мәҗбүри булачак.

Татар теле дәресләре атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк. Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек каралган.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән махсус дәреслегенең төзәтелгән һәм тулыландырылган басмасы файдаланылачак.

Мәчет каршындагы татар теле курсларына башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләр чакырыла. Укыту бушлай. Курсларда  белем алу өчен 1 октябрьгә кадәр файлда күрсәтелгән мәчетләргә мөрәҗәгать итеп язылырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100