news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленария Мөслим: «Татарча диктант»ка бер миллион татарны җәлеп итү максатын куйдык

Татарстан һәм Башкортстан республикалары өчен — 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен — 11 сентябрь, чит илләр өчен — 12 сентябрь диктант язу өчен төп көн итеп билгеләнгән.

Ленария Мөслим: «Татарча диктант»ка бер миллион татарны җәлеп итү максатын куйдык
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татарча диктант» акциясенә бер миллион татарны җәлеп итү максаты куелганын әйтте.

«Татарча диктант» акциясендә катнашучылар саны соңгы ике елда геометрик прогрессиядә үзгәрде. Быел безнең максат — җир шарында яшәүче татарларның 10 процентын, ягъни бер миллион татарны әлеге акциядә катнаштыру. Диктантны узган елда 375 меңнән артык кеше язды. Аңарчы йөз меңгә тутырган идек», — диде Ленария Мөслим Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасының киңәйтелгән утырышында.

Ленария Мөслим «Татарча диктант» дип аталган татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе 10-12 сентябрьдә сәгать 11:00дә узачагын хәбәр итте.

Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.

Быел акция алтынчы тапкыр уза. Ул ел саен берьюлы Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәр теләгән кеше бушлай катнаша ала.

Татарстан һәм Башкортстан республикалары өчен — 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен — 11 сентябрь, чит илләр өчен — 12 сентябрь диктант язуның төп көне итеп билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100