news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе вәкилләре Татарстанда себер татарлары мәдәнияте көннәрен уздырырга тели

Төмән өлкәсенең «Яшь буын» яшьләр татар оешмасы рәисе Фәрит Корманов Казанга китеп укучы талантлы яшьләрнең уку өчен түләү бәяләре югары булуын әйтте.

Төмән өлкәсе вәкилләре Татарстанда себер татарлары мәдәнияте көннәрен уздырырга тели
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда себер татарлары мәдәнияте көннәре узарга мөмкин. Төмән өлкәсенең «Яшь буын» яшьләр татар оешмасы рәисе Фәрит Корманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә себер татарларының дәрәҗәсен күтәрәсе иде, дигән теләген җиткерде.

Себер татарлары мәдәнияте көннәре әлегә төгәл кайчан узачагы билгесез, әлегә төп сөйләшүләр булмаган, үзләре көз булыр дип ниятләп торалар. «Күп кенә талантлы яшьләребез бар. 4-5 укучыбыз Казанда укый. Айдар Ниязов Әүһәдиев көллиятендә җырчы булырга укый. Җырлар яза башлады. Бик яхшы дәрәҗәдә күтәрелер дип ышанып калабыз», — диде.

Фәрит Корманов Индрәй, Червишево авылыннан да укучылар булганын, тик җыр-бию, театр юнәлешендә укырга керү бик авыр булуын искәртте. «Мәдәният университетын алганда, бюджет урыннар аз. Төбәкләргә бик авыр, чөнки бездә талантлар күп булса да, түләү бәясе кыйммәт. Червишево авылыннан бер укучы кызны әнисе кредит алып, елына 180 мең сум түләп укыта», — диде.

«Ул хәлдә мәдәниятне ничек күтәрергә? Чит төбәкләрдә мәдәниятне, җырчыларны күтәрәсебез килә икән, форматын уйларга кирәк», — диде Фәрит әфәнде.

Төмән өлкәсендә игезәк Руслан һәм Рөстәм Мәмәтовлар үзләре көй яза. «Зөфәр Хәйретдинов янына килеп, авторлык хокукын эшләттек. Аларның „Сиңа да, миңа да“ дигән җырлары Татарстан ягына китеп, популяр булды. Кызганыч, ул җыр Рөстәм Мәмәтов язган җыр дип чыкмады. Сезгә авторлык хокукын эшләтергә кирәк, сезнең җырларыгыз сезнең рөхсәтегездән башка китәргә тиеш түгел дидем», — дип сөйләде Фәрит Корманов.

«Тубылдан Зәкинә Арангулова бар, себер сандугачы ул безнең. Аның уллары композиторлар — Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар», — дип ул талантлы яшьләр байтак булуын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100