news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Стәрлебашта татар мәгърифәтчесе Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл ачылды

Һәйкәл Ягафәр Хисаметдинов һәм Хисаметдин Исмәгыйлевләрнең көче белән эшләнелде.

Стәрлебашта татар мәгърифәтчесе Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл ачылды
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). 29 июль көнне Башкортстанның Стәрлебаш шәһәрендә мәгърифәтче, дин әһеле, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2 нче һәм 3нче чакырылыш Дәүләт Думалары әгъзасы Мөхәмәтшакир Тукаевның һәйкәле тантаналы рәвештә ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәйкәл Ягафәр Хисаметдинов һәм Хисаметдин Исмәгыйлевләрнең көче белән эшләнелде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин барлык килгән кунакларга һәм һәйкәл булдыруны оештыручы Ягафәр Хисәметдинов һәм Хисәметдин Исмәгыйлевкә рәхмәтләрен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100