news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Литва татарлары Тарих һәм мәдәният елын ачты

Чыгыш ясаучылар Литва тарихында зур эз калдырган, барлык сугышларда һәм восстаниеларда катнашкан, илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән татарларның ролен билгеләп үтте.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Кичә Вильнюста Литва татарларының Тарих һәм мәдәният елын ачу тантанасы булды. Чарада РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов катнашты. Ул тантанада катнашучыларны һәм кунакларны Мөфти Шәех Равил Гайнетдин һәм Халыкара мөселман форумының генераль секретаре исеменнән котлады.

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, Литва Республикасы Президентын тантанада аның киңәшчесе тәкъдим итте, премьер-министр исеменнән аның ярдәмчесе катнашты. Чарада Литва мөселманнары мөфтие Роман Якубаускас котлау сүзләре белән чыгыш ясады, Европа мөселман форумы исеменнән кунакларны һәм катнашучыларны Рим мәчете имам хатыйбы доктор Надер Аккад сәламләде.

Чыгыш ясаучылар Литва тарихында зур эз калдырган, барлык сугышларда һәм восстаниеларда катнашкан, илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән татарларның ролен билгеләп үтте. Аларның сүзләренчә, Литва татар җәмгыяте шулай ук Литва дәүләтчелеген, тарихын һәм мәдәниятен торгызуга зур өлеш кертте, үз гомерен Литва белән бәйләде һәм аның тарихының бер өлеше булып тора.

Исегезгә төшерәбез, Литва Республикасы Сеймы Литвада татар яши башлауга 700 ел булу уңаеннан 2021 елны Тарих һәм мәдәният елы дип игълан итү турында карар кабул итте.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100