news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» пьесасындагы алты хатынга һәйкәл куела

Бөек Ватан сугышы елларындагы алты анага багышланган һәйкәл Стәрлебаш мәдәният йорты янында урнаштырылачак.

Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» пьесасындагы алты хатынга һәйкәл куела
Ягъфәр Хисмәтуллин

(30 июнь, Казан, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның Стәрлебаш районы үзәгендә татар язучысы Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» пьесасы геройлары — Бөек Ватан сугышы елларында балаларын туендырган алты анага багышланган һәйкәл куела.

«Өч миллион ярым сум акчаны җыеп бетереп, һәйкәлне көзен ачарбыз дип уйлап торам. Алты анага һәйкәл Стәрлебаш районы мәдәният йорты янында урнаштырылачак», — диде Мифтахетдин Акмулла исемендәге мәгърифәт-мәдәният фонды җитәкчесе һәм оештыручысы Ягъфәр Хисмәтуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«41нең арбалы хатыннары» пьесасын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куйды. «Ул аншлаг белән барды. Пьесада төп геройлар — алты хатын. Шуларга атап һәйкәл куярга булдык. Макетын 2019 елда эшләделәр. Алты хатын-кыз һәйкәле инде әзер. Бакырдан коелган. Арбаны гына коясы калды», — диде ул.

Аның әйтүенчә, һәйкәлне эшләү чыгымнарын Зәки Зәйнуллин, Марат Ишмияров, Ирек Арсланов, мин һ.б. битараф булмаган кешеләр каплаган.

Пьесада Бөек Ватан сугышы башлану белән берничә бала тапкан, ирләре фронтка киткән, һәрберсе үзенчә бәхетле булган япь-яшь, чибәр, уңган татар хатыннары турында сүз бара. «Өйдә берничә ач-ялангач баласын кочаклап калган ялгыз хатын, хәерчелек, ачлык белән көрәшеп, тырмашып шул балаларны үтермичә, әтиләре кайтканчы яшәтергә тиеш була», — дип пьесаның эчтәлеге белән таныштырды Акмулла фонды җитәкчесе.

«Зәки абый ул апаларны күрүе, аларның яланаяклы малайлары, кызлары белән бергә үскәне, ачлыкны шулар белән бергә күргәне турында искә алып сөйли иде», — диде Ягъфәр Хисмәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100