Башкортстан язучыларының "Изгелек эстафетасы"на татар әдипләре дә кушылды

Чараның максаты – Рамазан аенда олы яшьтәге әдипләргә ярдәм күрсәтү.

(Уфа, 30 май, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Башкортстан Язучылары берлеге игълан иткән “Рамазан – изгелек эстафетасы” мәрхәмәтлелек акциясенә Уфадагы татар әдипләре дә кушылды. 

Әлеге чараның төп максаты – яшь каләм әһелләренең Рамазан аенда олы яшьтәге әдипләргә, аларның тормыш-көнкүрешенә игътибарын җәлеп итү, алар белән аралашу, төрлечә ярдәм күрсәтү, яңа буында өлкәннәргә карата хөрмәт-ихтирам тойгысы тәрбияләү.

Акцияне Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, филология фәннәре кандидаты Зәки Әлибаев башлап җибәргән иде. Ул журналист һәм язучы, күп премияләр лауреаты Мансаф Гыйләҗевның хәлен белешеп, бүләкләр тапшырып кайтты. Аннан эстафетаны республиканың Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Зөлфия Ханнановага тапшырды. Шулай итеп, әлеге көнгә кадәр яшьрәк язучылар өлкән каләмдәшләренә карата мәрхәмәтлелек акциясен дәвам итеп киләләр.

Әлеге чарага Башкортстанда яшәүче татар әдипләре дә кушылды. “Рамазан – изгелек эстафетасы” акциясе кысаларында, җырлары белән татар-башкорт дөньясында танылган шагыйрь Әсхәр Кәшфуллин янында "Кызыл таң" гәзите хәбәрчесе, шагыйрә Рәзилә Низамова белән Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина кунакта булды. Алар Әсхәр Кәшфуллинга күчтәнәчләр тапшырып, әдәбият-мәдәният яңалыкларын сөйләп кайттылар. Шагыйрь мондый хөрмәткә шатланып, каләмдәшләренә рәхмәт әйтеп, язучыларга сәламәтлек теләде.

Изгелек эстафетасын Уфадагы татар язучысы, "Тулпар" журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова кабул итеп алды.