Төмәндә профессор Ханисә Алишинаның хезмәт юбилее билгеләп үтелде

29 майда Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинага 55 яшь тулу уңаеннан аның Хезмәт юбилее булып үтте
(Төмән, 30 май, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән дәүләт университеты профессоры, татар бүлеге җитәкчесе Хәнисә Алишинага 29 майда 55 яшь тулды, аның Хезмәт юбилее университет һәм татар җәмәгатьчелеге тарафыннан зурлап, татар бүлегенең 15 еллык юбилее белән бергә үткәрелде.
Хәнисә Алишинаны котларга киң татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, укытучылар, үзенең аспирантлары, студентларның ата-аналары, мәдәният хезмткәрләре һәм дуслары җыелды.
Юбилей тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы Фоат Ганиев, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, Төмән дәүләт университеты президенты, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фәлсәфи фәннәр докторы Геннадицй Куцев, әлеге университетның ректоры, Россиянең атказанган юристы, юридик фәннәр докторы Николай Чеботарев, өлкә Хөкүмәтенең милли эшләр комитеты рәисе Виктор Хоменко, университет деканнары һәм укытучылары да катнашты.
Фоат әфәнде Ганиев Хәнисә ханыма Татарстан Фәннәр академиясенең котлаулары белән кыйммәтле бүләкләрен, Бөтендөнья татар конгрессының милли үсешкә керткән олы хезмәте өчен Шәрәфле академик тамгасын тапшырды. Өлкәнең әйдәп баручы тюркологы Хәнисә ханыма юбилей уңаеннан кайнар котлаулар белән бергә, татар яшьләрен милли рухта тәрбия итү эшенә, гөбәгебездә татар галимнәре тәрбияләп үстерүгә, татар милли үсеше хәрәкәтенә керткән зур өлеше өчен шәрәфле кунаклардан һәм юбилейда катнашкан милләттәшләребездән олы рәхмәтләр җиткерелде, ә якташлары исә аны чәчәк бәйләмнәренә күмде.
Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина 1953 елда Төмән шәһәрендә диңгез капитаны Чәүдәт (Җәүдәт) Айтбаев гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Яшьли әтисез һәм соңрак әнисез дә калып, зур кыенлыклар кичерсә дә, белемгә, фәнгә үзе юл ярып барып, фәндә югары үрләргә күтәрелә, гаиләдә иң олы бала булганга, үзеннән кече туганнарына да белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Төмән шәһәрендә педагогия училищесын, соңрак читтән торып Төмән дәүләт университетының филология, аннары тарих факультетларын тәмамлаган укытучы Хәнисә татар мәктәпләрендә балаларга белем биреп, зур хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе туплап өлгерә.
Кечкенәдән милли рухта тәрбияләнеп үскән Хәнисә яшьтән үк милләткә хезмәт итүне эшендә төп максат итеп билгели. Мәктәптә эшләп алганнан соң, өлкә Укытучылар белемен күтәрү институтында башта хезмәт кабинеты, соңрак милли мәктәпләр кабинеты мөдире булып хезмәт итә.
Белемгә сусау аны мәркәзебез Казанга чакыра. Казан дәүләт университеты каршында аспирантура тәмамлап, ул Диләрә Тумашева җитәкчелегендә тел өлкәсендә фәнни эзләнүләрен башлап җибәрә, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен уңышлы яклап, туган якларга әйләнеп кайта.
Тубыл педагогия институтында эшләп алганнан соң, ул туган шәһәре Төмәнгә кайтып, Төмән дәүләт университетытының филология факультетында татар бүлеген ачып җибәрә, бүгенге көнгә кадәр ул бүлек белән үзе җитәкчелек итә, фән эшлеклесе, укытучы буларак туган җиребездә дан казана.
Хәнисә Алишинаның фән өлкәсендә һәм укытуда ирешкән хезмәтләренә Татарстан Республикасы да зур бәя бирде. Ул Татарстан Фәннәр академиясенә шәрәфле әгъза итеп кабул ителде, аңа Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелде, ул Россия Журналистлар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, өлкә «Яңарыш» газетасы каршында оешкан «Әдәби Төмән» төркеменең җитәкчесе.
Бүгенге көндә ул Төмән дәүләт университетының татар теле бүлеген төрки телләр кафедрасына әверелдерү, Төмәндә Татарстан Фәннәр академиясенең Филиалын булдыру, университет каршында себер татарлары телен һәм мәдәниятен өйрәнү лабораториясе ачу теләген тормышка ашыру юлларын эзли.
Хәнисә Алишина фәндә һәм башка иҗади юнәлешләрдә ирешкән уңышлары белән чикләнергә җыенмый, ул һаман хәрәкәттә, иҗади үсеш юлында. Аның юбилее уңаеннан өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән ул русчага тәрҗемә иткән Якуб Зәнкиевның «Ялкында өтелгән мәхәббәт» - «Любовь, объятая пламенем» исемле романы менә инде икенче мәртәбә нәшер ителде, Булат Сөләйманов хикәяләрен дә русчага тәрҗемә итте ул.
Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина гаиләсендә дә бик бәхетле: ире Хәмит Алишин - аның ышанычлы терәге, кызы һәм ике оныгы – зур шатлыгы.
Җәмгыять тормышында актив катнашуы аңа күпкырлы эшчәнлегендә яңа көч һәм илһам куәте өстәп тора.