Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургут татарлары «Онытма!» эстафетасын башлый
«Сандугач» җыр-бию ансамбле җитәкчесе Нурия Җиһаншина Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен укый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 30 апрель, «татар-информ»). Сургут татарлары «Онытма!» дип исемләнгән эстафета башлап җибәрә. Катнашу өчен Бөек Ватан сугышы турында шигырь укып, аның видеоязмасын Сургут татарлары милли-мәдәни мохтариятенә җибәрергә кирәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Язмаларны 10 майга кадәр g.fathulova.yandex.ru электрон адресына яки 89224468865 номеры белән WhatsApp аша җибәрергә мөмкин. Сыйфатлы видеоязмалар «Татарлар — Сургут» төркемендә урын алачак. Видеоязмалар яздырганда киемнәргә аеруча да игътибар итеү сорала.
Ә эстафетаны Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мохтарияты әгъзасы, «Сандугач» җыр — бию ансамбле җитәкчесе Нурия Җиһаншина башлап җибәрә. Ул Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен укый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз