news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Свердловск өлкәсендә мәдәният үзәге ачылды

Татарстан үзәккә видеоконференция, вебинар, онлайн дәресләр үткәрү өчен җиһаз бүләк итәчәк.

Свердловск өлкәсендә мәдәният үзәге ачылды
https://tatur.tatarstan.ru/

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Свердловск өлкәсендә татар мәдәни үзәге ачылды. Үзәктә татар иҗат коллективлары дәресләрен үткәрү, татар якшәмбе мәктәбе эше, Казан шәһәре белән вебинарлар һәм семинарлар уздыру планлаштырыла.

Анда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов,  Екатеринбург шәһәренең Тимер юл районы администрациясе башлыгы вазифасын башкаручы Лилия Белоблоцкая, Татарстанның беренче даими вәкиле Равил Бикбов, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Ул Свердловск өлкәсе татарларының Милли-мәдәни автономиясенә Свердловск өлкәсе территориясендә татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен Вәкиллекнең Рәхмәт хатын һәм китапханә өчен китаплар комплектын, татар теле дәреслекләрен, шул исәптән татарлар тарихы буенча эксклюзив басмаларны тапшырды.

Татарстан Республикасы үзәккә видеоконференция, вебинар, онлайн дәресләр үткәрү өчен җиһаз бүләк итәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot