Мәскәүдә балаларны Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» фестиваленә чакыралар

Балалар иҗаты бәйгесе яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, милли мәдәниятләрне популярлаштыру, Мәскәүдә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә Габдулла Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» балалар иҗат фестивалендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Бәйге вокал, хореография, нәфис сүз һәм инструменталь музыка (Габдулла Тукай исеме белән бәйле әсәрләр) номинацияләре буенча узачак.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел ул Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, шулай ук бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Фестивальдә катнашу өчен Мәскәү төбәгендә яшәүче иҗат коллективларын һәм балаларны чакыралар. Аларның милләте мөһим түгел. Катнашучылар яшь буенча өч төркемгә (5-9, 10-13 һәм 14-18 яшьлекләр) бүленә.

Гаризалар 2021 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә. Лауреатлар һәм дипломантларга бүләкләр 26 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендәге гала-концертта тапшырылачак.

«Энҗе бөртекләре» фестивале Мәскәүнең Татар милли-мәдәни төбәк иҗтимагый оешмасы, «Клуб Интеллектуал» төбәк иҗтимагый оешмасы, Мәскәү шәһәре Хөкүмәтенең Төбәкара элемтәләр һәм милли сәясәт комитеты һәм Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә 1998 елдан бирле үткәрелә.

Балалар иҗаты бәйгесе яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, милли мәдәниятләрне популярлаштыру, Мәскәүдә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән.