news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев концертларында «Мишәрләр, алга!» дигән сүзнең шаяру булуын әйтте

«Уеннан уймак чыга диләр бит, менә бу шул хәл», — дип бәяләде җырчы.

Фирдүс Тямаев концертларында «Мишәрләр, алга!» дигән сүзнең шаяру булуын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең концертында «Мишәрләр, алга!» дигән сүзе шаярып әйтелгәнен белдерде.

Бүген җырчы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татарларның мишәр төркеменә багышланган «Эпоха татарских князей в Мещере (XV–XVII века)» китабын тәкъдим итү чарасында катнашты.

«Мин үзем Нурлаттан. Татарча укыдык, татарча җырладык. Бәләкәй генә акцентлар бар инде ул. Аны сез миндә сизеп торасыз. Казанга килгәч кенә мишәр икәнлегебезне белдек. Мишәр дип гел үртәп торгач, сәхнәдә дә шаярып кына „мишәрләр, вперед!“ дип әйткәләдем. Тамашачы минем шаярып әйткәнне белә бит инде. Уеннан уймак чыга диләр…» — дип сөйләде Тямаев «Татарлар» җыры белән чыгышы алдыннан.

«Күрше коллегаларым минем турыда „башта үзен мишәр дип йөрде дә, хәзер татарга әйләнгән“ диләр. Бу коткы тарату, бутау дигән сүз. Барлык сүзләргә нокта булып, ярты ел элек „Татарлар“ җырын язган идем», — дип белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100