news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Илнар Гарифуллин: Туган тел - ул милләтеңнең теле

«Ком сәгате» тапшыруына биргән интервьюда тарихчы Илнар Гарифуллин рус һәм башка телле татарларның да туган теле татар теле икәнен әйтте.

Тарихчы Илнар Гарифуллин: Туган тел - ул милләтеңнең теле
Рамиль Гали

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин «туган тел» төшенчәсен аңламаучыларга үз шәрехләмәсен бирде. Бу хакта ул «Татарстан — Яңа гасыр» каналындагы «Ком сәгате» тапшыруында сөйләде.

«Туган тел — көне-төне сөйләшкән тел түгел, ә милләтеңнең теле. Җанисәп вакытында „мин күбрәк рус телендә сөйләшәм, мин кем икән?“ һ.б. типтагы сораулар туа. Син милләтеңнең телен туган телең дип язарга тиеш. Көне-төне сөйләшкән тел — икенче термин», — диде ул.

Сәясәтче гади халык милли үзаңын беләсе килгән вакытта да, иң беренче, ата-бабалары нинди фикердә булганын белергә тиеш, чөнки «милләтне абстракт документлар гына түгел, ә сиземләү дә формалаштыра» дип саный. «Шуңа күрә дә без, мисал өчен, Александр Пушкинны африкалы дип әйтә алмыйбыз. Ул рус шагыйре, үзен рус дип санаган, гәрчә тамырлары Африка якларыннан чыкса да», — дип әйтте ул.

«Икенчедән, әлбәттә, тел үзгәрергә мөмкин, ләкин ата-бабаларың татар телендә сөйләшкән икән, алар — татарлар. Хәзерге көндә шәһәрдә яшәүчеләр туган телләрен оныта, татар телен белми, ләкин әти-әниләре татар телен белгән, шуңа күрә алар үзләрен дә „татар“ дип хис итә ала», — дип сөйләде Илнар Гарифуллин.



Галерея: «Ком сәгате» тапшыруында тарихчы Илнар Гарифуллин
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100