«Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» төрек журналы сәхифәсен Каюм Насыйрига багышлаган

Төрек телендә чыга торган журналда татар филологы Роза Корбан галимнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат биргән.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина).“Төрки дөнья тикшеренүләре фонды”ның (Türk Dünyası Araştırmaları Vakfı) «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналы (Türk Dünyası Tarih Kültür Dergisi) «Идел-Урал зыялылары» сәхифәсе татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган. Аның турында Анкарада яшәүче филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан мәкалә язган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

«Галимәнең „Ике гасырга сыймаган зыялы Каюм Насыйри“ (төрекчә „İki asıra sığmayan aydın Kayyum Nasiri“) исемле мәкаләсендә тел белгече, мөгаллим, язучы Каюм Насыйриның тормыш һәм иҗаты яктыртылган. Шушы факт та урын алган: Төркиянең „Икъдам“ („İkdam“) газетасы хуҗасы Әхмәт Җәүдәт (Ahmet Cevdet, 1862-1935) Насыйри белән Казандагы өендә күрешкән», — диде ул.

«XIX гасыр дәвамында татар зыялылары халкыбызны тирән йокысыннан уяндыру өчен зур көч куйганнар. Алар, аеруча йөзьелның икенче яртысында әдәби телне үстерү, милли тарих язу темасына игътибар биргән. Каюм Насыйри бу чорның алдынгы мәгърифәтчеләреннән булган», — диелә мәкаләдә.

Шулай ук материалда Каюм Насыйриның төрле тармакларда дәрес китаплары, сүзлекләр чыгару буенча беренчеләрдән булганлыгы турында әйтелә. «Аның татар теле, әдәбияты һәм тарихы, этнография, эпиграфика, математика, ботаника, медицина өлкәсендә әсәрләре булуы билгеле. Үзе исән вакытта 40 китабы басылган», — дип языла.

«Халыкта әдәбиятка ярату хисен, кызыксындыру уяндыру өчен халык теленә якын телдә язарга кирәк дип чыккан. Җәен авылына кайткач, кайбер әсәрләрен авылдашларына укыгач, авылдашлары: „Без сөйләшкән кебек язган“, — дип әйтә торган булганнар. Бу ягы белән төрекләр Каюм Насыйрины үзләренең танылган язучылары Әхмәд Мидхәткә (Ahmed Midhat, 1844-1912) охшаталар», — дигән галимә мәкаләсендә.