news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луиза Янсуар: Киләчәктә Шәриф Камалның гаилә хроникаларын ясарга җыенабыз

Казанда Шәриф Камал музееның җитмеш еллыгы билгеләп үтелде.

Луиза Янсуар: Киләчәктә Шәриф Камалның гаилә хроникаларын ясарга җыенабыз
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар киләчәктә татар язучысы Шәриф Камалның гаилә хроникасын ясарга теләве хакында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә музейның җитмеш еллыгына багышланган кичәдә сөйләде.

«Музейны оештырган, аның тарихын, язмышын булдырган һәм музейны мирас буларак тапшырган кешеләр, бу йортның мөдирләре булып эшләгән шәхесләр килде, Шәриф Камалның нәселе, туган-тумачалары шәҗәрәләрен сөйләде. Киләчәктә дә без аларны чакырып торачакбыз, гаилә хроникалары ясыйсыбыз килә», — диде ул.

«Шәриф Камалның әдәби салонында татар әдәбияты һәм сәнгатенең танылган язучылары Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан, музыкантлар Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи һәм башкалар еш килеп йөргән», — дип сөйләде ул.

Кичәдә «Ишекләрне ач…» дигән урта һәм өлкән сыйныф мәктәп укучылары, укытучылары өчен әдәби квест, «Әбүгалисина» интеллектуаль квизы, «Матур туганда…» гаилә хроникасы һәм «Шәриф абыйга кунакка» ретро-кичәсе булып узды. Чараларда студентлар, зыялылар, татар җәмәгатьчелеге катнашты.

Луиза Янсуар киләчәктә мондый кичәләрне дәвам итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килүен әйтте. «Ул вакыттагы чор авыр булса да, аларга да күңелле булгандыр дип уйлыйм. Ул шәхесләр белән аяныч хәлләр булып бетсә дә, безгә аларны искә алу рәхәт, күңелле. Бу йортта үзләренең эзләрен калдырган, кунак булып яшәгән, күңел җылылары сакланып калган шәхесләрне шулай сәламлибез.», — диде ул.

«1944 елда Шәриф Камал музеен булдырырга дигән карарга кул куела. Казаннан Мәскәүгә татар язучылары төялеп китсә, ә Мәскәүдәге рус язучылары сугыштан качып, Татарстанга кайта. Ике состав бер станциядә очраша. Күңелсез хәбәрләрне җиңеләйтү йөзеннән, сугыш вакытында Сталин тарафыннан рөхсәт бирелә. Каршыда гына ТЮЗ урнашкан. Актерлар буш вакытларында кереп, фикер алышканнар», — диде актер Фәнис Җиһанша.


Галерея: Татар китабы йортының 70 еллык юбилее билгеләп үтелде
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100