news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә елның иң яхшы яшьләр проектлары ачыкланды

Премияләр тапшыру тантанасын Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Дусаева һәм Азат Галләмшин алып барды.

Мәскәүдә елның иң яхшы яшьләр проектлары ачыкланды

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Хәрәкәт Lite 2020» татар яшьләр проектлары конкурсы нәтиҗәләре буенча VI премияләр тапшыру тантанасы булды. Онлайн-трансляция Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге студиясеннән оештырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Премияләр тапшыру тантанасын Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин ачты. Ул башкала яшьләренә инициативалы булулары өчен рәхмәт әйтте, шуның нәтиҗәсендә «Хәрәкәт» яшьләр проектлары бәйгесе инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Ул шулай ук Мәскәүдә Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары каршында 16 яшьләр якташлыгы эшләп килүен, аларның иҗади проектларны актив рәвештә гамәлгә ашыруын искәртте. Быел премиянең оештыру комитетына алты номинация буенча илледән артык гариза килгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Мәскәү дәүләт университеты татарлары» - «Югары уку йортының иң яхшы студентлар якташлыгы»; «Мирас татар мәдәнияте үзәге» (Монреаль, Канада) - «Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өлкәсендә иң яхшы проект», «АЛГА» спорт клубы «Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә иң яхшы проект» дип табылды.

«Яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү өлкәсендәге иң яхшы проект» номинациясендә «Туганнарым» проекты җиңде; «Милли элементларны үз эченә алган иң яхшы бизнес-проект (кече бизнес)» категориясендә EKIYAT татар орнаментлары кулланып эшләнгән бизәнү әйберләре иң яхшысы дип табылды. Travel-блогер, сәяхәтче Азиза Ракитская иң яхшы татар блогеры булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантананы Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Дусаева һәм Азат Галләмшин алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100