news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Мифтах: Татарларга этник флаг кирәк

Татарларны берләштерүче бер символика булырга тиеш, дип саный публицист.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алабугада яшәүче публицист, журналист Ленар Мифтах татарларга этник флаг кирәк, дип саный.

Ул татарларда этник флаг сыйфатында Татарстан флагын куллану дөрес әйбер түгел, дигән фикердә. «Еш кына Татарстаннан читтә безнең халык җәмгыятьләре Татарстан дәүләт флагын татарларның этник флагы итеп күтәрә. Бу Татарстан гражданнары флагы. Аны этник флаг буларак Түбән Новгород, Уфа, Пенза, себер якларында күтәрәсең икән, татарлар үзләрен мигрантлар хәленә куя. Алар Татарстаннан күченеп килгән дә, үзләренең ватанында яшәми кебек булып чыга», — ди ул.

«Саратов, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре — татарларның тарихи территорияләре. Анда яшәгән татарлар өчен ул тарихи ватан, Татарстанга аларның бер генә мөнәсәбәте бар — Казан, ул Болгарның варисы, ә ул Алтын Урданың беренче башкаласы. Татарстан түгел, Казанны бөтен татарлар башкаласы дип атарга була», — дип ачыклык кертә Ленар Мифтах.

Ул татар флагларына күзәтү ясап, кырым татар флагына тукталган. «Зәңгәрсу төстәге флагта өстәге почмакта тамга бар, шактый матур флаг, аны кырым татарлары ярата. Кырымтатар халкының бер җыелышы да бу флагтан башка узмый. Кырымтатар флагы — республика флагы түгел, ә халыкныкы», — ди.

Ленар Мифтах Польша-Литва татарларының, себер татарларының да этник флагы, мишәрләр, керәшеннәрнең дә үз флаглары булуын искәртә. «Бу флаг төгәл күрсәтә: алар Татарстаннан мигрант түгел, аларның тарихы Литва кенәзлеге белән бәйле. Бу флагны үзгәртеп кулланалар. Безгә дә үткәнгә, хәзергегә таяныпмы, шундый берәр идея кирәк. Татарларны берләштерүче бер символика булырга тиеш», — дигән теләген җиткерә.

Ленар Мифтах 2020 елда фейсбукта татарларның гомуми флагы буенча дискуссия булганын әйтә. Ул вакытта этник флаг буларак Татарстан флагы төсләрен кулланып, полосаларын башкачарак урнаштырып, лалә чәчәге белән йолдыз сурәте төшерелгән флаг тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100