news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида татар биюе буенча мастер-классларга чакыралар

Проектта татар милли хореографиясенең нигезе һәм үзенчәлекләре ачып бирелә.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Ижевск шәһәрендә татар биюе буенча мастер-классларга чакыралар.

Татар биюенең барлык матурлыгын танып белергә омтылучылар өчен без «Мирас» дип исемләнгән мультимедияле белем бирү программасы оештырдык, дип хәбәр итә «Яңарыш» сайты.

Проектта татар милли хореографиясенең нигезен һәм үзенчәлекләрен ачып бирә торган мастер — класслар куелган. Бию осталары гади һәм аңлаешлы рәвештә үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100