news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстанның Нәвои өлкәсендә «Нур» Татар-башкорт мәдәни үзәгенең үз бинасы ачылды

Капиталь ремонт ясалган бинада корея, рус, казах, татар-башкорт, азәрбайҗан, каракалпак һәм төрекмән милли-мәдәни үзәкләре урнашкан.

Үзбәкстанның Нәвои өлкәсендә «Нур» Татар-башкорт мәдәни үзәгенең үз бинасы ачылды
https://prtuz.tatarstan.ru

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 24 ноябрьдә Үзбәкстанның Нәвои өлкәсенең «Дәүләтнеке һәм коммерцияле булмаган оешмаларның дуслык йортлары» ачылды. Аны кыскача «Дуслык йорты» дип йөртәләр. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Капиталь ремонт ясалган бинада корея, рус, казах, татар-башкорт, азәрбайҗан, каракалпак һәм төрекмән милли-мәдәни үзәкләре, кызыл ярымай җәмгыяте, шулай ук утыздан артык дәүләтнеке һәм коммерцияле булмаган оешмалар урнашкан.

Нәвои өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең идарә әгъзалары һәм активистлары, башка үзәкләр кебек үк, Яңа ел алдыннан, ниһаять, мебель һәм оргтехника белән җиһазландырылган «үз өйләре» булуына бик куанды һәм өлкә җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot