news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада татарларның кунакчыллыгына багышланган квест-концерт була

Татар мәдәнияте көненә багышланган бәйрәмдә борынгы традицияләр, йолалар, милли ризыклар, җырлар һәм дәртле биюләр белән таныштырачаклар.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә Самара Мәдәният йортында (9 Май урамы, 16) Татар мәдәнияте көненә багышланган «Самара — киң күңелле күршеләр шәһәре. Татарча кунакчыллык» дип аталган квест-концерт узачак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

«Чарада тамашачыларны борынгы традицияләргә, искиткеч йолаларга, сокландыргыч кухняга, күңелгә үтеп керә торган җырларга һәм дәртле биюләргә бай кызыклы мәдәният белән танышу көтә», диелә бу хәбәрдә.

Шулай ук Әнәс Мингалиевның фотокүргәзмәсе эшләячәк.

Керү ирекле. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100