Мәскәү өлкәсендә яшәүче Суфия Фәхретдинованы 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Әби кунакларга рәхмәт әйткән, озын гомер теләгән һәм татарча җырлап күрсәткән.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Суфия Фәхретдинова 10 ноябрьдә үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән. 100 яшьлек әби кызының гаиләсе белән Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә яши. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әбине юбилее белән ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән Вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм вәкиллек хезмәткәрләре котлады. Эмиль Фәйзуллин Суфия Фәхретдиновага быел Татарстанның да 100 еллыгын билгеләп үтүе хакында сөйләде. Ул аңа ТАССР юбилее уңаеннан чыгарылган истәлек медале һәм башка бүләкләр тапшырды.

Суфия ханым тумышы белән - Түбән Новгород өлкәсенең Иске Мочали авылыннан. Өч яшендә әнисез калган. 1939 елда ире Фатих белән Мәскәүгә килгән. Күп еллар постау басу цехында эшләгән. Бөек Ватан сугышы елларында солдатларга бияләй һәм башка җылы әйберләр теккән. Фидакяр хезмәте өчен «Тыл хезмәтчәне» дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Ул ире белән ике кыз тәрбияләп үстергән, дүрт баласы яшьли үлгән. Аны юбилее белән котларга оныклары һәм торыннары да килгән иде. Әби кунакларга үзенә игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, аларга озын гомер теләде һәм татар телендә җыр башкарды.

Шунысын да искәртик: 2020 елда, Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге хәйрия акциясе үткәрде – Мәскәүдә яшәүче, бер гасырлык юбилейларын билгеләп үткән 100 ветеранны тәбрик итте.