news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Хәрәкәт» яшьләр проекты һәм «Чикләвек» уены Татарстан Хөкүмәте грантын отты

Татарстан Хөкүмәте грантларына дәгъва кылучылар конкурсында барлыгы 41 иҗтимагый оешма катнашкан.

Мәскәүдә «Хәрәкәт» яшьләр проекты һәм «Чикләвек» уены Татарстан Хөкүмәте грантын отты
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Яшьләр советының ике проекты ТР Хөкүмәте грантын отты. «Хәрәкәт» яшьләр проекты һәм «Чикләвек» уены Россия төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хөкүмәте грантларына дәгъва кылучылар конкурсында барлыгы 41 иҗтимагый оешма катнашкан. Мәскәү төбәгеннән ике проект тәкъдим ителгән.

Бу - «Хәрәкәт» яшьләр проектларының ел саен үткәрелә торган бәйгесе. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырыла. Чара 2014 елдан бирле оештырыла һәм меңнән артык кешене – башкала югары уку йортларында белем алучы студентларны, яшь белгечләрне һәм актив яшьләрне җәлеп итә.

Шушы еллар эчендә конкурста йөз илледән артык проект катнашкан. Бәйге башкала югары уку йортлары каршындагы яшьләр берләшмәләре һәм Татарстан якташлык җәмгыятьләре эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү, шулай ук татар мәдәниятен, традицияләрен, тарихын һәм телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Икенче проект - «Чикләвек» интеллектуаль уены. Ул «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» программасы форматында үтә, анда катнашучылар Татарстан тарихы, татар халкының мәдәнияте, теле һәм традицияләре турындагы сорауларга җавап бирә. Һәр уенда ике йөздән артык кеше катнаша.

Татарстан Хөкүмәте грантларына дәгъва кылучылар конкурсын республика Мәдәният министрлыгы оештыра, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100