Казанда 4-9 декабрьдә V Татар яшьләре лидеры мәктәбе эшли

Әлеге чараның максаты – төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары лидерларын барлау, аларга ярдәм итү

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияты, Республиканың яшьләр, инновацион һәм профилактика программалары үзәге, “Идел” яшьләр үзәге агымдагы елның 4-9 декабрьдә V Татар яшьләре лидеры мәктәбен оештыра.

Әлеге чараның максаты – төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары лидерларын барлау, аларга ярдәм итү, дип хәбәр итәләр “Идел” яшьләр үзәгеннән.