news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Салават күпере» журналы «Күңелле әлифба» дигән китап тәкъдим итә

Китап 3-8 яшьлек балалар өчен булдырылган.

«Салават күпере» журналы «Күңелле әлифба» дигән китап тәкъдим итә
Зилә Хөснетдинова

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). «Салават күпере» журналы «Күңелле әлифба» дигән китап тәкьдим итә.

«Әлеге басма 3-8 яшьлек балаларның өстәл китабына әйләнәчәк. Аның ярдәмендә бала әлифбаны тизрәк өйрәнер, язу күнекмәләрен камилләштерер, хәрефләр турында кызыклы шигырьләр укыр, хикмәтле сүзләрне исендә калдырыр, ябыштыргычлар ярдәмендә мавыктыргыч биремнәр үтәр, махсус QR-кодлар аша үтеп, каналда „Күңелле әлифба“ тапшыруын карап, белемнәрен ныгытыр», — дип хәбәр итәләр журналның матбугат хезмәтеннән.

«Күңелле әлифба» китабын түбәндәге сылтамалар аша интернет кибетләрдән дә алырга мөмкин — Казань-Экспресс, Яндекс Маркет, OZON, Wildberries, ТАТМЕДИА-шоп.

Заказларны шулай ук Инстаграмдагы salavatkupere_kitap аккаунты аша бирергә мөмкин. Күпләп алучыларга ташлама каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot