news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә узачак Казан — Сахалин телекүпере ТАССРның 100 еллыгына багышаначак

Онлайн очрашуда Татарстанның Әлки районы татарларының гореф-гадәтләрне саклау тәҗрибәсе турында сөйләшәчәкләр.

Иртәгә узачак Казан — Сахалин телекүпере ТАССРның 100 еллыгына багышаначак

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә Мәскәү вакыты белән 9.30 сәгатьтә ТАССРның 100 еллыгына багышланган Казан — Сахалин телекүпере узачак. Zoom кушымтасында Татарстанның Әлки районы һәм Сахалин утравында яшәүче татарлар катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова сөйләде.

«Әлкилеләр белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Сахалинга татарларның күченеп килү тарихын, үзләренең якташларын беләселәре килә. Күпчелек татар халкы Сахалинга ачлыктан качып күченеп килгән булган. Без Әлки районында гореф-гадәтләребезне саклау һәм музей булдыру тәҗрибәсе турында сөйләшәчәкбез. Очрашуга Әлки районының язучылары да чакырылачак», — диде ул.

Телекүпер Zoom кушымтасында узар дип көтелә, аңа теләгән һәркем кушыла алачак. «Бездә исә ул Сахалин өлкәсенең фәнни китапханәсендә узачак», — диде җитәкче.

Зәкия Вәлитова сүзләренчә, Сахалинга татарлар Бөек Ватан сугышыннан соң күченеп килгән. «Авыл кешеләренең Сахалинга күченеп китү турындагы тарихлары таң калдыра. Аларның балалары гореф-гадәтләребезне дә, туган телебезне дә белми. Шуңа күрә милли чаралар файдага гына булды. Мәгърифәтчелек белән бергә динне дә алып барырга тырышабыз», — дип әйтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100