news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодарда «Әбиләр чуагы» бәйрәменә килүчеләргә дару үләннәре турында сөйләячәкләр

Бәйрәмгә килүчеләр шифалы үләннәрдән ясалган чәй белән сыйлана һәм чәй рецептын өйләренә алып кайтып китә алачак.

Краснодарда «Әбиләр чуагы» бәйрәменә килүчеләргә дару үләннәре турында сөйләячәкләр
https://pixabay.com/

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 3 октябрьдә Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы «Әбиләр чуагы» көз бәйрәмен үткәрә. Анда килүчеләр дару үләннәре белән таныша һәм әлеге үләннәрдән әзерләнгән чәй белән сыйлана алачак.

«Быел шифалы дару үләннәре турында сөйләячәкбез. Мәтрүшкәнең шифалы үзлекләре турында сөйләп, презентацияләр күрсәткәч, кунакларга шушы үләннән чәй тәкъдим ителәчәк. Шулай ук шомырт, сары мәтрүшкә, гөлҗимеш — унлап дару үләне турында сөйләргә уйлыйбыз. Һәр үләннән соң кунаклар шул үләннән чәй белән сыйлана алачак», — диде «Болгар-К» татар оешасының Координация советы секретаре Рида Колотова.

«Татар-информ» хәбәрчесенә мәгълүм булганча, чәйләр махсус рецепт буенча ясалачак. «Чарадан соң әбиләр бу рецептларны үзләре белән алып кайтып китә ала», — диде Рида Колотова.

«Әбиләр чуагы»ның икенче өлешендә кечкенә генә концерт программасы да каралган. «Гадәттә, бездә кеше күп җыела иде. Быел пандемия сәбәпле, кеше азрак була. Якынча 30-35 кеше килер дип көтәбез. Чарада автономия артистлары башкаруында „Әпипә“ биюе булачак», — диде ул.

«Болгар-К» татар оешасының Координация советы секретаре сүзләренчә, «Әбиләр чуагы» бәйрәмен Краснодар крае татарлары сентябрь аенда инде якынча 10 ел дәвамында уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100