news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Канада татарларына татарча диктант язу авыр бирелгән 

Канаданың Монреаль һәм Торонто шәһәре татарларына диктантны җырчы Лилия Хәйруллина яздырган. 

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Канаданың Монреаль шәһәрендәге «Мирас» үзәге вәкилләре һәм Торонто шәһәре татарлары «Татарча диктант» акциясенә кушылганнар. Аларга диктантны җырчы Лилия Хәйруллина яздырган. Торонто татары Фәридә Самерханова үзенә татарча диктант язу бик авыр бирелүе турында әйткән. Бу хакта «Мирас» мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиевага сылтама белән Лилия Хәйруллинаның инстаграмдагы фан-клубы хәбәр итә. 

 «Мирас» мәдәни үзәгенә йөрүче татарлар онлайн-диктант язуда өченче тапкыр катнашкан. Лилия Хәйруллина, текстны алдан укып, үзенең Ютуб каналына урнаштырган. 

Монреаль татарларына Канаданың Торонто шәһәрендә яшәүчеләр дә кушылган. Җырчының фан-клубы инстабитендә Фәридә Самерханова белән видео куйганнар. Ул анда үзенең Торонто шәһәрендә яшәвен әйтә. «Бу акциядә катнашуыма мин бик шат. Миңа татарча диктант язу авыр бирелде, ләкин бик кызык булды», — ди ул. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче кешеләр Лилия Хайруллина укыган татарча диктант яздылар✏️👏 📲Из Instagram @zilya_mirgalieva : "Канаданын Монреальдагы "Мирас" мэдэни узэге вакиллэре 3нче тапкыр татарча диктант язуда катнаштылар. Диктант он-лайн форматында узган. Татарстаннын яшь жырчы Лилия Хайруллина чит иллэр очен текст укып узенен Ютюб каналында видео яздырган шул чарага эзерлэнеп. Элбэттэ Лилиягэ олы рэхмэтебезне белдерэбез, зур ижади унышлар телэп калабыз!🌺❤ @liliya_khairullina_official @miras_montreal @dogadkinasr @faridafarida203 @landyshmtl @tatarchadiktant @tatarcongress #татарчадиктант2020 @forumtatar #татарчадиктант #канадататарлары #монреальтатарлары #MontrealMiras #Canadatatar #montrealtatarlari #татарлар " #лилияхайруллина #KHAIRULLINA #татарчадиктант2020

Публикация от Лилия Хайруллина ☆Fan Club☆ (@liliya_khairullina_fanclub)

Фәридә Самерханова әлеге акциядә катнашу мөмкинлеге булдырган «Мирас» мәдәни үзәгенә һәм Лилия Хәйруллинага рәхмәт белдерде. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100