news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Печән базары» фестивале башланды

Фестиваль кунакларын театральләштерелгән тамашалар, мастер-класслар көтә.

Казанда «Печән базары» фестивале башланды
Рифат Каюмов фотолары

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казанның Кабан күле яры буенда — Мәрҗәни мәчете янында «Печән базары» фестивале башланды. Ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Фестивальдә милли киемнәр, бизәнү әйберләре, китаплар, уенчыклар сату нокталары Казансу яры буенда тезелеп киткән. Һәр сатучыны халык уратып алган дияргә була. Фестивальгә килгән кунаклар милли әйберләр белән кызыксына, сатып ала.

Уфа шәһәреннән килгән Лилия Адельбаева смартфон формасында ясалган интерактив уенчыклар сата. Төймәгә баскач, уенчык татар сүзләре әйтә, хайван авазлары чыгара.

Шунда ук төрле театр артистлары һәр сәгать саен кыска гына театральләштерелгән тамашалар күрсәтеп торалар.

Мәрҗәни мәчетенә якынрак урында, елдагыча, балалар мәйданчыгы ясаганнар. Биредә балалар кул эшләнмәләре ясау мастер-классларына чиратка тезелгән.

«Сабантуй», «Салават күпере» журналлары редакциясе балаларга милли бизәкләр ясауны өйрәтә. «Без бүген кызлар белән күкрәк турысына элеп куя торган милли бизәкләр ясыйбыз. Балалар мастер-класста катнашу белән беррәттән яңа журналлар белән таныша алалар. Без бүген дә, иртәгә дә монда булачакбыз», — диде журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

«Шаян» телеканалы балаларга бүген йөзекләр ясарга өйрәтә. Иртәгә башка программа булачагын әйттеләр. Килгән кунаклар шулай ук телевидение журналистлары белән дә якыннан таныша алачак.

«Ябалак» балалар бакчасы акрил буяулар ярдәмендә әрҗәләргә, киемнәргә милли бизәк төшерергә өйрәтә. Биредә олылар да катнаша ала. Төшерелгән бизәк юылмый, дип ышандырдылар.

«Ишморат» керамика студиясе керамикадан ясалган милли бизәкләрне акрил буяулар белән буяп, аларга магнит ябыштырырга өйрәтә. Ясаган эшләнмә баланың үзендә калачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100