news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Винера Ганиева, Лэйна һәм башка артистлар Татарстан халкын котлап клипта төшкән

«Татарстан Алга» җырына клипта «КАМАЗ», «Тесла» машинасы, Тукай әкиятләреннән геройлар бар.

Винера Ганиева, Лэйна һәм башка артистлар Татарстан халкын котлап клипта төшкән

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Россиянең атказанган артисты Винера Ганиева, «Волга-Волга» төркеме лидеры Антон Салакаев һәм җырчы Лэйна «Татарстан Алга» җырына клипта бергәләп төшкән.

Шулай итеп алар Татарстан халкын Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлый.

Әлеге роликны төшергәндә артистлар Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, «Ак Барс» хоккей клубы символлары, блогерлар Кызык-Мызык (Илназ Габидуллин), Искәндәр Гайсин, «Ямьле» вокал төркеме һәм башкалар катнашкан.

Видеода «КАМАЗ» һәм «Тесла» машинасын, Габдулла Тукай әкиятләреннән Шүрале һәм Су анасын күреп була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100