Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милләт җыены делегатларына «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын бүләк иттеләр
Татарстан мөфтие милләттәшләрне туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә өнди.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллан Милләт җыены делегатларына «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары аша мөрәҗәгать белән чыкты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Милләт җыены делегатларының барысына да „Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә“ басмалары бүләк итеп таратылды. Китаплар махсус тираж белән мөфтиятнең „Хозур“ нәшриятында бастырылды. Китаплар аша Камил хәзрәт милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дип мөрәҗәгать белән чыга», диелә бу хәбәрдә.
Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Милләт җыены булды. Биредә Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез катнашты. Татарларның гамәл стратегиясе һәм Гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре кабул ителде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз