news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремль яр буенда «Минем Татарстан» фотомарафоны күргәзмәсе була

Биредә йөзләп фотосурәт куелчак.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 августта, 12.00 сәгатьтә, Казандагы Кремль яр буенда «Минем Татарстан» фотомарафоны күргәзмәсе ачыла. Биредә профессиональ фотографлар һәм һәвәскәрләрнең Татарстанга багышланган эшләре куела. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Күргәзмәдә республиканың матурлыгын һәм гүзәл күренешләрен сурәтләгән йөздән артык эш була.

Керү бушлай.

Фотомарафонда 2 меңнән артык кеше катнаша. Аларның фотолары социаль челтәрләрдә #Прекрасный Татарстан, # Мой Татарстан хэштеглары белән чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot