Төмәндә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Бибинур Сабировага 75 яшь тула

“Чын журналистиканың бурычы – укучыларга чынбарлыктагы дөреслекне бозмый җиткерү, мин менә шул принципка буйсынып эшлим”, - ди 12 ел дәвамында “Татар-информ” агентлыгының Төмән өлкәсе буенча үз хәбәрчесе булган Бибинур Нигъмәтҗан кызы Сабирова

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Төмәндә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Бибинур апа Сабировага 3 августта 75 яшь тула.

Гомерен балалар укытуга багышлаган Бибинур апа - зур хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган шәхес. 1990 нчы елда лаеклы ялга чыканнан бирле, ул милли үсеш хәрәкәтендә иң актив катнашучыларның берсе, бүген дә аның журналистик һәм иҗтимагый эшчәнлеге “милләтебезне милләт итеп саклап калу – изге бурычыбыз” дигән шигарь нигезендә бара.

Татар милли хәрәкәтенең үсеше, беренче чиратта, татар мәгълүмат кыры булдыруга барып тоташа. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә тиз арада милли эшне җанландыруның иң яхшы һәм ышанычлы ысулы – милли матбугат чараларын аякка бастыру икәнлеген ул төптән аңлап эшли. Аның дөньяга карашын, омтылышларын, сәләтен күреп, өлкә Диния нәзарәте каршында хакимиятнең финанс ярдәме белән газета чыгаруны аңа тапшыралар.

Бибинур апа өлкә татар хатын-кызлар оешмасының матбугат органы - “Ак калфак” газетасын булдырып, тора-бара аны иганәчеләр ярдәме белән шул ук исемдәге иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналга әверелдерә. “Татар газета-журналларын, татар китабын даими рәвештә укып барган кеше генә дингә дә, сәнгатькә дә тартыла, балаларына милли тәрбия бирүнең мөһимлеген аңлый” дип, җиң сызганып тотына ул бу эшкә.

Ул урындагы җитәкчеләр алдында туган телебезне, мәдәниятебезне үстерү өчен шартлар тудыру кирәклеген фәнни яктан нигезләп күрсәтеп, бу проблемаларны бөтен тирәнлеге белән куя белә. Төмән өлкәсендә уздырыла торган фәнни-гамәли конференцияләрдәге чыгышлары, югары идарә органнарына “Ак калфак” оешмасы исеменнән юллаган мөрәҗәгатьләре - шуңа дәлил.

Ул ике телдә дә, урыс һәм татар телләрендә язучы азсанлы журналистларның берсе. Аның публицистикасы гади, һәркемгә аңлаешлы һәм матур тел белән, темасы, төп идеясе тирән ачылып языла, шуңа да игътибарны үзенә җәлеп итә, җиңел укыла. Бибинур апага хас булганча көн кадагына туры китереп язу, теләсә нинди аудитория каршында тартынмыйча чыгыш ясау, ачы булса да, дөреслекне ачып салу сәләте һәм кыюлык һәркемгә дә бирелмәгән.

“Чын журналистиканың бурычы – укучыларга чынбарлыктагы дөреслекне бозмый җиткерү, мин менә шул принципка буйсынып эшлим”, - ди Бибинур апа. Аның мәкаләләре, очерклары, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре төбәкнең “Яңарыш”, “Тюменский комсомолец”, “Тюменские известия” газеталарында, Мәскәүдә “Татарские новости” газетасында, Казанда “Мәдәни җомга”, Шәһри Казан”, ”Юлдаш” һәм башка газеталарда, “Сөембикә”, “Татарстан” журналларында, Уфада “Тулпар” журналында дөнья күрде. “Татар-информ” агентлыгы карамагындагы “Татар иле”, “Татарские края” газеталарында даими чыгып торды, аның туган як турындагы хәбәрләре “Татарстан Яңа гасыр” телеканалында, Татарстан радиосында еш яңгырап тора, башка өлкәләрнең газеталарында да күренә.

Ул 1998 елда Татарстан Журналистлар берлегенә әгъза булып кабул ителде һәм 12 ел дәвамында “Татар-информ” агентлыгының Төмән өлкәсе буенча үз хәбәрчесе булып эшли.

Татарстан Республикасы “Сөембикә” журналы редакциясе Бибинур апаны 2005 елда, “Ак калфак” Бөтентатар хатын-кызлар иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше, “Ак калфак” журналын чыгарудагы фидакарь хезмәте, татар гаиләсен, телен, гореф-гадәтләрен саклауда концептуаль проектлары, конкурслары өчен, Хатын-кызларның абруйлы “Сөембикә” беләзеге белән бүләкләде.

Бибинур апаның иҗтимагый һәм журналистик эшчәнлеге Татарстан, Казан белән тыгыз бәйләнештә бара. Ул Төмән өлкәсен иңләп-буйлап йөреп кенә калмый, Казанда үтә торган форумнарда, төрле җыелышларда, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” җәмгыяте кысаларында үткәрелә торган әһәмиятле мәдәни чараларда да актив катнаша, аннан алып кайткан идеяләрен гамәлгә ашырырга тырыша. Бөтентатар “Ак калфак” оешмасы, Россия хатын-кызлары берлегенең 1994 елда Төмән бүлекчәсе тармагы булып оешкан Төмән өлкәсе татар-хатын-кызары “Ак калфак” оешмасы да - Бибинур апаның “баласы”.

Рухи мирасыбызны барлау, туган татар телебезне саклап үстерү, милли гаиләне ныгыту, балаларның, хатын-кызларның хокукларын яклау кебек концептуаль мәсьәләләрне күтәреп кенә калмый ул, аларны гамәлгә ашыру юнәлешендә мөмкин булганның барысын да эшли, әмма бинасыз, финанс ярдәмсез хәрәкәт иткән иҗтимагый оешманың моның өчен мөмкинлекләре чикләнгән булуыннан җан әрнүен яшерә алмый.

Ул, вак-төяк мәдәни чаралар белән генә чикләнмичә, зур проектларны тормышка ашыру идеясен алга сөрә. Иң зур омтылышларының берсе - өлкә үзәгендә татар гиманазиясен ачуга ирешү.

2008 нче елда Бибинур апаның “Себер ханбикәсе Сүзге” дигән китабы дөнья күрде, анда Петр Ершовның Себер тарихында теркәлеп калган гүзәл шәхес, Күчем ханның сөекле хатыны Сүзгегә багышланган “Сүзге” поэмасы урыс телендә һәм Бибинур апа тәрҗемәсендә татар телендә бирелде.

Шушы көннәрдә аның олы юбилеенә бүләк булып, Бибинур апаның яңа китабы басылып чыгачак. Ул китапны кулга алган укучылар үз күңелләренә якын булырдай шактый фикерләр таба алырлар. Тел, милләт, туган җир, яшәү һәм тормыш мәгънәсе темаларына чын йөрәгеннән чыккан хисләре белән кагыла, шуңа да китабын “Чын йөрәктән” дип атаган ул.

Бүген Бибинур апа кызы Резидә, сөекле оныгы Рамил белән чөкердәшеп яши, алар белән татарча сөйләшә, алар ярдәмендә ата-бабаларының рухи мирасын саклый, иҗтимагый эшчәнлегендә дә балалары - зур терәк һәм ярдәмче аңа.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы коллективы Бибинур апаны күркәм юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итә, саулык-сәламәтлек тели. Әле озын-озак еллар милләтебез файдасына игелекле хезмәт итәргә язсын дигән теләктә кала.