news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих институты татарларның кулинар традицияләренә багышланган ролик чыгарган

Проект «Татнефть» Хәйрия фондының грант ярдәме, Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының эксперт ярдәме белән башкарылган.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты әзерләгән «Еда татар» анимацион ролигы татар халкының милли ризыкларына һәм кулинар традицияләренә багышланган. Проект «Татнефть» Хәйрия фондының грант ярдәме белән тормышка ашырылган. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Роликта традицион татар табыны — күпсанлы ризыклар һәм төрле камыр ризыклары булган «аш» тәкъдим ителә. Анимацион фильмны тасвирлау ел саен туристларның Татарстаннан 1200 тонна чәкчәк (бу якынча 500 фил авырлыгына тәңгәл) алып китү фактыннан башлана. Моннан тыш, тамашачылар Идел Болгарында чәкчәк барлыкка килү турында популяр легендаларның берсен, ни өчен өчпочмакның популяр татар стритфуд булуын, ә рус телендә «лапша»ның татар телендәге «ләксә» (юка камыр тасмалары) сүзеннән килеп чыкканын белә ала.

Милли аш-суны үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр арасыннан роликта этнограф Карл Фукс, галим-энциклопедист Каюм Насыйри, «Зур аш-су сүзлеге»ндә чәкчәк рецептын бастырган язучы Александр Дюма һәм беренче милли аш-су рестораны Татар ашлары йорты шеф-повары Юныс Әхмәтҗанов телгә алына.

«Без роликны традицион татар табынына багышларга булдык. Милли ашлар һәм милли туклану традицияләре — милли характерны бик яхшы тасвирлый. Мәсәлән, татарларның чәйне бик яратуы һәм хәтта эчемлекнең мәтрүшкә, чамбыр, сары мәтрүшкә һәм сөт өстәлгән үз версиясен дә табуы, шулай ук Кытайдан Россия империясенә чәй экспортерлары булып китүләре татарларның булдыклы характеры һәм яшәгән төбәкләреннән читтәге мәдәниятләргә ачык булуы турында сөйли», — диде Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни җитәкчесе Рафаэль Хәкимов.

Роликның озынлыгы — 5 минут. Контент киң аудиториягә исәпләнгән. Проект «Татнефть» Хәйрия фондының грант ярдәме, Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының эксперт ярдәме белән башкарылган. Техник башкаручы — «Теория» Креатив Агентлыгы.

Роликны Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының рәсми YouTube-каналында карарга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100