news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Тагилда татар телен онлайн өйрәнәләр

Туган тел» татарча сөйләшү клубының беренче очрашуы февраль аенда узды.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Түбән Тагил шәһәрендәге Милли мәдәниятләр сарае «Туган тел» татарча сөйләшү клубының онлайн дәресләрен дәвам итә. Татар телендә видеодәрес клубның социаль челтәрләрендә чыкты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туган тел» татарча сөйләшү клубының беренче очрашуы февраль аенда узды. Коронавирус таралу сәбәпле, дәресләр Интернетта дәвам итте. Биредә мастер-класс тәкъдим ителде һәм тикшерү өчен текстлар бирелде. Комментарийларда җаваплар калдырырга һәм сораулар бирергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot