Николай Максимов үз методикасы буенча язылган татар теле дәреслеген чыгарырга ниятли

Галим сүзләренчә, сөйләм калыплары аша укыту технологиясе ярдәмендә рус балалары грамматиканы өйрәнмичә генә рәхәтләнеп татарча сөйләшә.

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галим, рус телле балаларга татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы Николай Максимов «Технология обучения татарскому языку на основе моделей речи» дигән китабын яңадан тулыландырылып нәшер итәргә ниятли. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«2015 елда чыккан китабым сатылып бете. Күп җирләрдән „кайдан алырга була“, дигән шалтыратулар килә. Мин әлеге хезмәтемне тагын да яхшыртып, яңадан эшләп чыктым. Китап 260 биттән тора. Шушы китап белән Казан шәһәренең 39, 41, 102нче мәктәпләрдә рус балаларын укытам», — диде ул.

Николай Максимов үзе булдырган технологияне өйрәнү өчен, укытучыларның төрле яклардан килүләрен әйтте. «Күптән түгел Омскидан килделәр. „Татарстаннан җибәргән китаплар белән татарча сөйләшергә өйрәтә алмыйбыз“, — диделәр. Мәскәүдән дә сорап шалтыратканнары бар. Китапларымны бөтен кеше дә ала алмый, җитми», — ди ул.

«1-4 класслар өчен дә уку әсбаплары әзерләдем. Мәктәпләрдә апробация үтсәк, шулай ук эшләп чыгарырга исәп бар, ләкин әлегәчә чыгара алмыйм. Шушы китаплар белән балаларга җиңел ысул белән генә татарча сөйләшергә өйрәтәм. Казан шәһәрендәге укытучыларга да семинар үткәрәм. Былтыр - 41, быел 20дән артык кеше йөри башлаган иде. Укытучылар да аның кирәклеген аңлый», — дип сөйләде галим.

Николай Максимов фикеренчә, хәзерге шартларда татар теле дәресләре саны тагын да кимиячәк. «Бу уку елыннан дәресләр кими. Замана баласы грамматиканы өйрәнергә теләми, чөнки ия белән тәмамлыкны һ.б. табу тормышта кирәк түгел. Әгәр дә телисең икән, аны сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Рус балалары грамматиканы өйрәнмичә генә рәхәтләнеп татарча сөйләшә», — диде ул.

«Минем шикелле үзе мәктәптә укытып, үзе дәреслек язган кеше юк. Тагын кайсы дәреслек авторлары мәктәптә укытып, үзләре дәреслек төзи? Берәү дә юк. Минем технология буенча укытучылар дәрәҗәсендә эш бара», — дип аңлатып үтте дәреслек авторы.