Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ниагара шарлавыгы быел да 30 август көнне Татарстан флагы төсләренә керәчәк
Монреаль татарлары республикада яшәүчеләрне ТАССРның 100-еллыгы белән котлауларга кушыла.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Канаданың Ниагара шарлавыгы быел да 30 август көнне Татарстан флагы төсләренә керәчәк. Бу хакта Монреаль татарлары үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.
«ТАССР төзелүенең 100 еллык юбилее белән тәбрик итәбез! Узган елны Татарстан Республикасы көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы республика байрагы төсләренә керде, быел инде исә бу чарага Гарәп Әмирлекләрендәге Бурҗ Хәлифә һәм Екатеринбургтагы Ельцин үзәге кушылдылар. Юбилей чараларына кушылып, Ниагара шарлавыгы быел да 30 август көнне Канаданың көнчыгыш вакыты буенча кичке сәгать 10да байрагыбыз төсләренә керәчәк», — дип хәбәр итә Канаданың Монреаль шәһәре татарлары.
Шулай ук алар үтенечне хуплаган @niagaraparks администрациясенә рәхмәтләрен белдерә.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Montreal Tatarlary (@montrealtatar)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз