news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Ярмәк авылының «Ак каен» татар халык ансамбле 50 еллыгын билгеләп үтә

Самара өлкәсендә бердәнбер татар фольклор коллективына 32 ел элек халык ансамбле исеме бирелгән.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). 30 апрельдә Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылы мәдәният йортында «Ак каен» татар халык фольклор ансамбленең 50 еллыгына багышланган тантаналы чара була.

Самара татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, ансамбль Самара өлкәсендә бердәнбер татар фольклор ансамбле. Ул менә 32 ел инде халык ансамбле исемен аклап килә.

«Ак каен» ансамбле үзенең дәртле җырлары, биюләре, эчтәлекле композицияләре, зәвыклы сәхнә костюмнары белән Камышлы районында гына түгел, аннан читтә дә тамашачылар мәхәббәтен яулый алды. Әлеге коллектив Самара өлкәсенең татар мәдәниятен күп кенә төбәкара һәм бөтенроссия конкурсларында һәм фестивальләрендә тәкъдим итә, диелә хәбәрдә.

Чара 18.00 сәгатьтә башлана,

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100