news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элмә такталардагы иң күп хаталар табылган муниципаль берәмлекләр билгеле булды

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге мөдире Бәхтияр Миңнуллин фикеренчә, татар телендәге элмә такталарда хаталар күп табылган муниципаль берәмлекләрдә милли җанлы кешеләр яши .

Элмә такталардагы иң күп хаталар табылган муниципаль берәмлекләр билгеле булды
"Татар-информ"

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда бүгенге көнгә татарча элмә такталардагы иң күп хаталар табылган муниципаль берәмлекләр билгеле булды.

«Чаллы алда, аннан бүгенге көндә сиксәнгә якын гариза килде. Икенче урында Лениногорск районы, өченчедә — Казан. Бүген генә Азнакайдан 5-6 гариза килде. Башка районнарда күп түгел. Мәсәлән, Бөгелмә, Түбән Камадан хаталы элмә такталар турында 7-10 гариза гына теркәлгән», — диде Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гомуми лингвистика бүлеге мөдире Бәхтияр Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, татар телендәге элмә такталарның Чаллыда күп табылуы, аларның анда башка муниципаль берәмлекләргә караганда күбрәк булуын аңлатмый.

«Чаллыда һәм Лениногорскида хаталы такталарны үз теләкләре белән үзгәртергә, бәйгедә катнашырга теләгән милли җанлы кешеләр күбрәк. Монда иң актив кешеләр турында сүз бара. Бу әлеге муниципалитетларда хаталы язмалар күбрәк дигән сүз түгел. Казан — зур шәһәр. Элмә такталар да күп. Әмма кешеләрнең вакытлары, игътибары җитеп бетмидер», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстанда татар телендәге хаталы элмә такталар табучылар арасында бәйге 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурста катнашу өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Нәтиҗәдә ун җиңүчегә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. 

Бүгенгә Татарстанда татарча хаталы язылган өч йөздән артык элмә такта табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100