Башкортстанның Бүздәк районында «Халкым бизәкләре» бәйрәмен оештырдылар

Кичә татар халык иҗатына, гореф-гадәтләргә һәм йолаларга багышланган иде.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Агымдагы елның май аенда «Сәхибҗамал» республика татар хатын-кызлары оешмасы 20 еллыгын билгели. Шушы уңайдан аның районнардагы бүлекчәләрендә күләмле чаралар үтә. Башкортстанның Бүздәк районында «Халкым бизәкләре» исеме астында узган бәйрәмне «Сәхибҗамал»ның төбәк бүлеге һәм район Хатын-кызлар советы оештырды.

«Түгәрәк өстәл» рәвешендә барган кичәнең татар халык иҗатына, гореф-гадәтләргә һәм йолаларга багышлануы — тоташ «Сәхибҗамал» оешмасының милли мәсьәләләрдә өстенлекне гамәли-тормышчан алымнарга бирүенә анык бер мисал булып тора. Бутурыла «Кызыл таң» электрон газетасы хәбәр итә.

Җәмәгать оешмасының максаты да халык хәзинәләрен барлап, алар арасында иң асылларын саклап калу белән бергә, ядкарьләрне киләсе буыннарга тапшыруга юнәлтелгән дә бит инде. Бу җәһәттән, кичәне әзерләп алып баручы, «Сәхибҗамал» активисты Фиүзә Бурангулованың алган темасын тормышка ашыруга зур тырышлык салуын билгеләү мөһим.

Сүз халык шөгыльләре арасында хәзер инде югалуга барган һөнәрләр турында. Мисал өчен, кул эшләре осталары арасында палас сугучылар, киез итек басучылар азайганная-азая бара. Әмма Бүздәк төбәгендә мондый осталар бар икән әле. Канны Төркәй авылында яшәүче Рәмилә Мөфтахова — шуларның берсе. Кичәгә ул үзе суккан палас үрнәкләрен дә алып килгән. Ә борынгы һөнәр серләренә ул әнисеннән һәм картәнисеннән өйрәнеп калган икән.

Рәмилә Мөдәрис кызы осталык серләре белән дә уртаклашты. Мәсәлән, «Асалы палас» сугуның нечкәлекләре бүгенгегә кадәр саклана. Гомумән, башкортларда «асалы» әйтеме бизәк, бизәкләүне аңлата, әлеге ысулда палас сугучылар исә осталарның остасы саналырга хаклы.

«Сәхибҗамал» оешмасы җитәкчесе Флүсә Назаргулова соңгы чордагы эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясады, агымдагы елга билгеләнгән чаралар белән таныштырды. Оешманың Уфаның Дим бистәсе бүлеге җитәкчесе Рима Әминева кул эшләре үрнәкләреннән торган зур күргәзмә алып килгән. Анда затлы көнкүреш әйберләреннән башлап, зәвык белән тегелгән һәм бизәлгән кием-салымга кадәр бар.